Проект турында

«Безнең йортыбызга 100 ел» проекты ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган. 1920 елда ТАССР оешу турындагы Декретны В.И. Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты рәисе М. И. Калинин һәм Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты секретаре А. С. Енукидзе имзалый.

Бу еллар дәвамында безнең республика үсте, барлык юнәлешләрдә дә үсеш алды. «Безнең йортыбызга 100 ел» проекты республикабызның ничек үзгәрүе, аның елдан-ел матурая баруы турында сөйли.

Проект кәгазь басмадан, мобиль уеннардан һәм порталдан тора. Проектның барлык өлешләре дә үзара бәйләнгән һәм республикабызның 100 еллык тарихы белән бәйле.

«Безнең йортыбызга 100 ел» нәфис басмасы 13 бүлектән тора, анда республикабызның 100 ел эчендә ничек яшәве турында мәгълүмат һәм фактлар урнаштырылган. Бүлекләр ахырында иҗади һәм практик биремнәр бар. Шулай ук китап битләрендә махсус QR-кодлар бар. Аларны мобиль җайланманың камерасы ярдәмендә ачып, махсус программа йөкләргә һәм 100летнашемудому.рф. порталына күчәргә мөмкин.

100летнашемудому.рф порталында мөмкин: 

  • Татарстан Республикасы Дәүләт гимны тыңларга һәм җырларга;
  • безнең республика турында кызыклы  уеннар, җырлар, республикага кагылышлы фактлар белән тулыландырылган мобиль кушымтаны йөкләргә; 
  • Татарстан Республикасы турында архив фотоларын һәм видеоматериалларын күрергә;
  • Татарстан Республикасы үсешенең мөһим юллары – сәнәгать, мәгариф, медицина һәм башка тармаклар турында өстәмә мәгълүматны укып чыгарга.